«Ак Барс» Ригага яңа сезонның беренче матчына китте

"Яңа гасыр телеканалы" хоккей яратучыларга матчтан туры трансляция тәкъдим итә

  (Казан, 24 август, «Татар-иформ»). Бүген «Ак Барс» иртәнге тренировкадан соң чартер рейс белән Ригага очты. Анда иртәгә КХЛ ның сигезенче чемпионаты беренче матчы узачак.

Латвия башкаласына "барс"лылар составында капкачылар Гарипов һәм Рюнняс, сакчылар Денисов, Дялога, Захарчук, Корнеев, Мусин, Пайгин, Рылов, Токранов һәм Яруллин, һөҗүм итүчеләр Азеведо, Архипов, Варнаков, Глухов, Голубев, Лукоянов, Малыхин, Меллер, Мирнов, Михеев, Обухов, Свитов, Ткачев һәм Шегрен уйнаячак.

Иртәгә "Риганың "Динамо" командасы белән Казанның "Ак Барс" командасы арасындагы матч 19.30 сәгатьтә башлана. Очрашуда КХЛ арбитрлары Роман Гофман, Юрий Оскирко, Степан Коршак, Александр Чернышев хезмәт күрсәтә.

"Яңа гасыр телеканалы" хоккей яратучыларга матчтан туры трансляция тәкъдим итә, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.