Татар спортчысы Италиядә үткән бәйгедә өченче урынны алды

Татар спортчысы Италиядә үткән бәйгедә өченче урынны алды

(Уфа, 24 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәүче танылган татар спортчысы Рөстәм Сабирхуҗин, заманча бишле ярыш буенча Италиядә үтүче Ауропа чемпионатында уңышлы чыгыш ясап, бронза медаль яулады. Бәйгеләрнең биш төре буенча якташыбыз Литва спортчысы Эдвинас Крунголкас белән Латвиядән барган Денис Черковскины гына очколар буенча алга уздырып, өченче урынны алуга иреште.

Рөстәм Сабирхуҗин, гомум алганда, 5588 балл җыеп, тәүге ике баскычка күтәрелүче спортчылардан азга гына калышты. Рөстәм Сабирхуҗин кечкенәдән үк спортның күп төрләре белән шөгыльләнә. Ә соңгы елларда ул һөнәри спортта заманча бишле ярыш төрен үзенең төп юнәлеше итеп сайлады. Узган елда Афинада узган XXVIII Олимпия уеннарында да катнашып, көмеш медаль алуга ирешкән иде татар егете.