Зиннәтулла Билалетдинов үзенә яңа ярдәмче тапкан

Зиннәтулла Билалетдинов үзенә яңа ярдәмче тапкан

(Казан, 24 май, "Татар-информ", Фәрит Җиһангиров). Мәскәүнең "Динамо" командасының элекке тренеры Казанның "Ак Барс" командасында Зиннәтулла Билалетдиновның ассистенты булып эшләячәк.

Беловның тренерлык карьерасы Подольскиның "Витязь" командасында башланган, ул анда 1999-2003 елның язына кадәр уйнаучы тренер булган. 2003 елның августында "Динамо" командасының тренерларының берсе булган. Белов хоккейчы буларак, җитезлеге, тимераякта шәп йөрүе, үз дигәнендә нык тыручыан булуы белән аерылып тора.

1993-1995 һәм 1997-1999 елларда "Динамо"да чыгыш ясаган. 1995 елда - Россия Чемпионы. 1994, 1996, 1999 елларда Росссия чемпионатында көмеш медальгә лаек булган. Аурупа чемпионнары кубогы-94тә финалчы. 1997, 1998 һәм 1999 елларда Евролигада икенче урыннарны яулаган.