^Салават Уфада көрәшчеләрне җырлары белән дәртләндерәчәк

^Салават Уфада көрәшчеләрне җырлары белән дәртләндерәчәк

(Уфа, 24 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Мәгълүм булуынча, шушы атнаның шимбәсендә Уфадагы Спорт сараенда милли көрәш буенча III Россия чемпионаты үтәчәк. Әлеге спорт бәйгесе кысаларындагы мәдәни программа да бай була, дип хәбәр итә аны оештыручылар. Көрәшчеләр бил алышкан вакытта тамашачыларны да, көрәшчеләрнең үзләрен дә дәртле җырлары белән рухландырып торучылар арасында сәнгатебез йолдызлары булуы хакында да мәгълүмат бәян ителде.

Милли көрәш чемпионатының мәдәни программасын әзерләүчеләр белдерүенчә, Спорт сараенда үтәчәк Россия күләмендәге бәйгеләрне сәнгати бизәүчеләр үзләре дә киң билгеле шәхесләр. 28 майда Уфада чыгыш ясаучылар арасыннан күренекле җырчыларыбыз Ренат Ибраһимов белән Салават Фәтхетдинов исемнәрен атау гына да бу чараның ни дәрәҗәдә мөһим булуы хакында ачык сөйли.

Милли көрәш буенча Россия чемпионатында җәмгысе 250дән артык спортчы катнашачак. Алар арасында Татарстаннан да төрле авырлык үлчәмендәге көрәшчеләр байтак була.