Алабугада армспорт буенча җыелма команда оешты

Алабуганың Җиңел атлетика манежында Татарстан укучыларының армспорт буенча VII Спартакиадасына сайлап алу ярышлары үтте
(Алабуга, 24 апрель, «Татар-инфром», Анна Перфильева). Алабуганың Җиңел атлетика манежында Татарстан укучыларының армспорт буенча VII Спартакиадасына сайлап алу ярышлары үтте. Анда Алабуга шәһәре һәм районы мәктәпләреннән 1992–1993 елгы яшүсмерләр һәм кызлар катнашты.
Яшүсмерләр арасында ярышлар 7 авырлык категориясендә үткәрелде, анда Андрей Першин (50 кг га кадәр), Альберт Харрасов (55 кг га кадәр), Нурлан Шәйхетдинов (60 кг га кадәр), Рәшит Гыйльманов (65 кг га кадәр), Дмитрий Кузьмин, Раиф Хәсәнов (80 кг га кадәр) һәм Максим Кузнецов (80 кг нан артык) җиңүгә иреште. Аннары абсолют авырлык категориясендә иң көчле спортчыны билгеләделәр, ул - Максим Кузнецов.
Кызлар арасында Алсу Габдуллина, Анна Гордеева, Анастасия Данилова, Марина Малышкина һәм Ксения Азизова беренчелеккә чыкты.
Шулай итеп, ярышларда беренче урынны алган егетләр һәм кызлар Алабуганың җыелма командасы булып оешты, команда Чаллыда узачак Татарстан укучыларының VII Спартакиадасында катнашачак.