Байлар Сабасында Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XIV Бөтенроссия өстәл теннисы турниры уздырылды

Ярышларда Россия, Украина һәм Казакъстаннан барлыгы 200 дән артык спортчы катнашты

  (Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстан Саба районының Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XIV Бөтенроссия турниры уздырылды, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Традиция буенча ярышлар РФ ның һәм ТАССРның атказанган урманчысы, “Мактау билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры, ТР дәүләт премиясе лауреаты Нургали Миңнехановның туган көне алдыннан үткәрелә.

Байлар Сабасы бистәсендә спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар, 2000 елда туган яшүсмерләр, шул исәптән кызлар, катнашты. Ярышларда республиканың 19 районыннан һәм 4 шәһәреннән, Россия, Украина һәм Казакъстанның 16 төбәгеннән барлыгы 200 дән артык спортчы осталыкта һәм җитезлектә көч сынашты.

Ярышларда мәртәбәле кунаклар арасында Нургали Миңнехановның уллары - ТРның Саба муниципаль районы хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов һәм ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов булып, шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та бар  иде.

Ярышларда катнашучыларны Россия Өстәл теннисы федерациясенең күзәтчелек советы рәисе Игорь Левитин сәламләде. Ул бүләкләр тапшырды һәм өстәл теннисы буенча турнир елдан-ел популярлаша баруын билгеләп үтте.