Казанга Идел буе федераль округы медицина һәм фармацевтика вузлары студентлары җыела

Алар волейбол буенча ярышларда катнашачак

(Казан, 24 март, “Татар-информ”). 24-27 март көннәрендә Казан дәүләт медицина университеты Идел буе федераль округы медицина һәм фармацевтика вузлары студентлары арасында волейбол буенча ярышларда катнашучыларны кабул итәчәк. Алар “Физик тәрбия һәм спорт – табибның икенче һөнәре” Бөтенроссия спорт фестиваленең 2 нче сайлау этабы кысаларында узачак, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында.

Ярышларга Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Саратов, Уфадан командалар килүе көтелә. Казан дәүләт медицина университеты җыелма командасын исәпкә алып, катнашучылар саны 100 гә җитәр дип фаразлана. Ярышлар 25-26 март көннәрендә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында узачак. Табиблыкка укучы спортчы студентларга Универсиада авылында яшәү һәм туклану өчен уңайлы шартлар тәкъдим ителәчәк.

Ярышларның тантаналы ачылышы 25 нче мартка иртәнге сәгать 9 га билгеләнгән.

Ярышларга хөкемдарлык ТР Волейбол федерациясе тарафыннан оештырылачак. Турнир нәтиҗәләре буенча, ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында 1-2 нче урыннарны яулаучылар спорт фестивале финалына юлламалар алачак. Ул 2014 нче елның апрелендә Волгоград шәһәрендә узар дип көтелә.

Казанда ярышларда катнашучыларны бай программа көтә: шәһәр белән танышу экскурсиясе, КДМУ ның 200 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында үткәрелә торган студент-медик һәм медицина хезмәткәрләренең халыкара сәнгать фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары гала-концерты. Моннан тыш, республика клублары өчен чыгыш ясаучы танылган Россия волейболчылары белән очрашулар планлаштырылган.