Азнакайда авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы бара

Быел да 26 авыл җирлеге һәм Актүбә бистәсеннән командалар спортның 15 төре буенча көч сынаша.

(Азнакай, 24 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Тансылу Саниева). Азнакай районында кышкы авыл Спартакиадасы башланды. Быел спортчыларны Мәлбагыш авылы кабул итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Спартакиаданы ачып, ярышларда уңышлар теләде һәм спортта иң активларга бүләкләр тапшырды.

Быел да 26 авыл җирлеге һәм Актүбә бистәсеннән командалар спортның 15 төре буенча көч сынаша.