Сочидагы Бөтендөнья хәрби уеннар утын Елена Исинбаева яндырачак

III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннар барышында шәхси һәм команда ярышларында 44 комплек бүләкләр уйнатылачак.

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Бүген Сочи шәһәрендә узачак III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннар ачылышының рәсми тантанасында, спорт утын олимпия чемпионы Елена Исинбаева яндырачак. Бу турыда журналистларга уеннар матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза “Российская газета”.

Тантана «Ледяной куб» күпфункцияле арена базасында узачак. Аннан алда исә курортның Олимпия паркында спорт уты эстафетасының йомгаклау этабы узачак

III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннар барышында шәхси һәм команда ярышларында 44 комплек бүләкләр уйнатылачак. Ярышлар җиде спорт төрендә - биатлон, чаңгы ярышлары, тау чаңгылары, чаңгыда спорт ориентирование, ски-альпинизм, бина эчендә спортивное скалолазание, шорт-трек буенча узачак.