Командалар нәтиҗә өчен көрәшә – Зиннәтулла Билалетдинов

«Ак Барс» командасы баш тренеры плей-оффтагы уенда төрле хәл булырга мөмкин, дип белдерде.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Ак Барс»  хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов «Салават Юлаев»  клубына каршы икенче уеннан соң үз бәясен бирде.

«Командалар нәтиҗә өчен көрәшә. Серия дәвам итә. Команда тырыша, кулдан килгәннең барысын да эшли – нәтиҗә өчен уйный. Соңгы минутларда гол керттерү дисезме? Бу бит уен Плей-оффта төрле хәл булырга мөмкин, гол да керттерәсең. Бу команданың җиңел сулап кую нәтиҗәсе түгел» , – диде Билалетдинов.

Казан командасы остазы беренче уеннан соң составта булган үзгәрешләргә дә үз аңлатмасын бирде.

«Денис Хлыстов бүген яхшы уен күрсәтте. Ә Андрей Поповка карата беренче уеннан соң сораулар туды, шуңа да аны алмаштырдык» , – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында «Салават Юлаев» командасын отты – 2:1.