Сочида XXII Кышкы олимпия уеннары тәмамланды

Россия гомумкоманда зачетында беренче урынны алды

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Шушы төндә Сочида 7 февральдә старт алган XXII кышкы Олимпия уеннары ябылу тантанасы узды. Тантаналы чара 40 мең тамашачы сыйдырышлы “Фишт” стадионында үтте.

Эмициональ шоу белән шаккатырырга вәгъдә иткән оештыручылар үз сүзләрендә торды дияргә була. Ачык матур шоу берәүне дә битараф калдырмагандыр. Ул рус мәдәниятенә багышланган иде. Тамашачылар Россияне ауропалы - танылган режиссер Даниэле Финци Паска “күзлегеннән” күрде. Ябылу тантанасының баш креатив директоры - Константин Эрнст, башкарма продюсеры - Андрей Насоновски.

Шоуда рәсми һәм төрле сәхнәләштерелгән өлешләр чиратлашып барды. Уеннарны ачу тантанасыннан таныш Любовь исемле кыз үзенең яңа дуслары белән рус мәдәнияте буенча сәфәр кылды – рус әдәбияты битләре ачылды, рус рәсем сәнгате могҗизасы һәм искитмәле рус музыкасын тыңлап хозурланды.

Россия балалар хоры башкаруындагы Россия Федерациясе гимны күңелгә үтеп керде. Безнең Ватаннан меңләгән бала ил гимнын башкарды. Алар арасында Казан һәм Яшел Үзәннең балалар музыка мәктәпләреннән һәм сәнгать мәктәпләрендә укучылар бар иде.

Сценарий авторлары Уеннар ябылышы тантанасында биш олимпия боҗрасы ачылу мизгеленә юмор белән караган. Алар тантаналар ачылышында, техник сәбәпләр аркасында, уң кырыйда өске боҗра ачылмаган хәлне хушлашу тантанасында фишка иткән.: бу юлы ул боҗра махсус соңарып пәйда булды.

Тантананың рәсми өлеше Олимпия флагын 2018 елда булачак XXIII Олимпиада хуҗасы Көньяк Корея Республикасына тапшыру белән тәмамланды.

"Сочи-2014" оештыру комитеты президенты Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, бүген Россия тарихында беренче Олимия уеннары төгәлләнде. “Бу тарихта бөек мизгел, без аны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Россиянең яңа йөзе бу. Без Олимпия биеклегенә алдык. Бу Уеннар һәрвакыт безнең белән булачак”.

Сочи Олимпиадасы ябылу тантанасы спортчылар һәм Уеннар талисманнары - Аю, Куян һәм Леопард, тамашачылар саубуллашуы белән тәмамланды. 1980 елда Мәскәүдә Уеннар ябылышында яңгыраган Александра Пахмутованың «До свиданья, Москва!» легендар җыры белән Аю касәдә 17 көн дөрләгән Олимпия утын өреп сүндерде. Нәкъ 1980 елдагыча, Аюның уң күзеннән яшь тамчысы тәгәрәп төште. Уеннар рәсми рәвештә тәмамланды...

Искәртеп узабыз, бу Олимпиада уеннарында Россия гомумкоманда зачетында беренче урынны алды. Барлыгы медальләр җыелмасында Олимпиянең 33 бүләге: 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бронза. Россия алтын медальләр саны буенча 1976 елда Инсбрукта СССР җыелма командасы рекордын кабатлады.