Футбол буенча Россия җыелма командасы Евро-2016 квалификациясендә үз көндәшләрен белде

Ниццада Евро-2016 сайлап алу турниры буенча җирәбә салынды

  (Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Илдар Райманов). Ниццада Евро-2016 сайлап алу турниры буенча җирәбә салынды һәм футбол буенча Россия җыелма командасы G төркемендә үз көндәшләрен белде.

G төркеме: Россия, Швеция, Австрия, Черногория, Молдова, Лихтенштейн.

Башта ук Россия беренче кәрзиндә иде: Испания, Германия, Голландия, Англия, Италия, Португалия, Греция, Россия, Босния һәм Герцеговина.

Россия футбол берлеге президенты Николай Толстых җирәбә салудан соң, Россия командасының Евро-2016 сайлап алу туры кысаларында, бурычын билгеләде.
“Минем карашка, төркем катлаулы, әмма Европа чемпионатының финалына чыгудан башка бурыч күрмим. Уңышка ирешү өчен бергәләп эшләячәкбез”, - ди Толстых, дип билгеләп үтелә Россия футбол берлеге рәсми сайтында.