Апаста самбо буенча районара турнир үтте

Ачык турнирда 50дән артык бала бәйге келәменә чыкты

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Апас аграр колледжы спорт залында самбо көрәше буенча беренче ачык районара турнир үтте. Ватанны саклаучылар көне һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгына багышланган бу ачык турнирда 50дән артык бала бәйге келәменә чыкты.

Әле быел гына Идел буе федераль округы, Татарстан һәм Россия беренчелекләрендә үз үлчәмендә призлы урыннар яулаган Екатерина Валькова (Акхуҗа), Язилә Йосыпова (Апас), Альбина Сәлимуллина (Апас), Руслан Михайлов (Апас), Салават Заһидуллин (Әнәле), Гүзәл Вәлиева (Кызылтау) Ләлә Имаметдинова (Апас), Евгений Липатов (Апас), Раил Фәсхетдинов (Биеш), Рафик Зиннәтуллин (Зур Күкүз) келәмдә яхшы көрәш алымнары күрсәтте, дип хәбәр итә “Йолдыз” газетасы.