news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең татар-мөселманнары арасында мини футбол турниры җиңүчеләре билгеле

«Җиңүчеләрне супер-кубокка финал туры көтә. Ул март азагында Чебоксар шәһәрендә узачак», — диде җирле татарлар.

Чувашиянең татар-мөселманнары арасында мини футбол турниры җиңүчеләре билгеле
Хәйдәр Сафиуллин

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 22 гыйнварда Идел буе Болгар халыкларының рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышлап, Комсомольск авылы спорт үзәгендә Чувашия Республикасы татар-мөселманнары арасында мини футбол буенча турнир узган.

«Турнирда Татар Согыты, Зур Бикшек, Урмай, Шыгырдан, Шәйморза-Сориле, Комсомольск, Чичкан, Тукай авылларыннан килгән уенчылардан җыелган 11 команда көч сынашты. Беренче урынны Урмай авылыннан „Урмай“ командасы, икенчене — Шыгырдан уенчылары, өченчене — Комсомольсктан „Динамо“ командасы алды», — диде Чувашия Республикасы Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин.

Урын алучы командаларга китаплар бүләк иткәннәр. Рәис әйтүенчә, турнир соңгысы түгел. «Җиңүчеләрне супер-кубокка финал туры көтә. Ул март азагында Чебоксар шәһәрендә узар дип ниятлибез. Аңа кадәр башка милләт вәкилләреннән тупланган мөселман уенчылары җыелмалары арасында мини футбол буенча тагын ике турнир узачак. Ул турнирның җиңүчеләре дә финал турында көч сынашачак», — ди ул.

Аның әйтүенчә, турнирда оештыручылар иң яхшы яклаучы дип Айнур Шәйдуллинны, иң яхшы уенчы дип Әлмир Ялюковны, иң яхшы һөҗүмче дип Фаил Юнысовны билгеләгәннәр. Рөстәм Камалетдинов Рөстәм иң яхшы капкачы титулына ия булган. «Капитаннар арасында Әмир Бикмуллов иң яхшысы дип табылды. Ә иң яхшы «гол”ны Әмир Ильясов кертте», — диде Хәйдәр Сафиуллин.

Комсомольск районы башлыгы, район депутатлары җыены рәисе Рәмис Мансуров оештыручыларны һәм уенчыларны сәламләп, мондый ярышның бердәмлек, дуслык җепләрен ныгыту, файдалы аралашу өчен мөһим булуын билгеләп үткән.

«Турнир 11 сәгать буе дәвам итсә дә, мизгел эчендә узган кебек тоелды. Кардәшләр аралашып, көч сынашып, спорт залында җәмәгать белән намаз да укып өлгерде. Киләчәгебез көчле, дус, спорт сөюче, ислам динен тотучы яшьләр кулында булганга күңел сөенә», — диде автономия рәисе.

Ярышны Үзәкләшкән дини оешма Чувашия мөхтәсибәте һәм Чувашстан Республикасы татарларының милли- мәдәни мөхтәрияте оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100