news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары булды

Бима мәктәбе чаңгычылары беренче урын алды.

Әгерҗедә район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары булды

(Әгерҗе, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Бу көннәрдә Әгерҗедәге «Орешник» ял паркында зур спорт бәйрәме — район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды. Ике йөзгә якын укучы һәм хезмәт коллективларындагы спорт сөючеләр чаңгы юлларына чыктылар. 

Әлеге спорт чарасында «Сетевая компания» генераль директоры, Россия чаңгы ярышлары Федерациясе вице-президенты Илшат Фәрдиев, район башлыгы Азат Вәлиев, көчле чаңгычылары белән дан тотучы ут күршеләребез Кече Пурга районы башлыгы Сергей Юрин катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Республика күләмендә уза торган ярышларда Әгерҗе районы чаңгычылары иң актив катнашучылар рәтендә. Тренерларыгыз үсеп килүче буынны спортка тартуда зур көч куялар, яшүсмерләр дә сынатмыйлар, ярышларда һәрвакыт уңыш яулый», — диде Илшат Фәрдиев. 

Районда әлеге спорт төрен тагын да үстерү өчен «Буран» кар машинасы һәм 50 пар чаңгы комплекты бүләк итте. Яшүсмерләргә әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияләүче тренерлар Евгений Яркеев, Геннадий Орехов, Эдуард Михайловка федерациянең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Бу көнне чаңгы юлларын 11 яшьлек малай-кызлардан алып 70 яшьлек өлкәннәргә кадәр чыкты. Җиңүчеләр Мактау грамолары, медальләр, акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Гомуми очколар саны буенча Бима, 4нче һәм 2нче мәктәпләр — җиңүчеләр. Аларга Кубоклар тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100