Татарстан наркополицейскийлары - 2007 елгы Россия чемпионнары Кубогы иясе

Татарстан Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең спортның хәрби-гамәли төрләре буенча җыелма командасы Россиядә иң яхшылар рәтендә
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Казанда узган наркотиклар әйләнешен котрольдә тоту Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе коллегиясендә хокук саклау ведомствосының спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышларында Татарстан Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең спортта ирешкән казанышлары билгеләп үтелде.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте директоры урынбасары, генерал-полковник Александр Федоров Татарстан Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җыелма командасы капитаны, полиция полковнигы Анатолий Шачневка хокук саклау ведомствосының барлык территориаль органнары арасында беренче урынга лаек булганы өчен Кубок тапшырды.
Татарстандагы идарә 82 төбәк идарәсе арасында лидер булды. Аларның хезмәткәрләре ирешкән уңыш Россия Федерациясе округлары зачетында Идел буе федераль округы җыелма командасының җиңү яулавына сизелерлек өлеш кертте.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең 2007 елда барлыгы дүрт чемпионаты (чаңгыда узышу, өч төр ярыш, табель коралыннан ату һәм кул сугышы) үткәрелде. Татарстан Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре спортның өч төрендә (чаңгыда узышу, кышкы ике төр ярыш һәм өч төр ярыш) чемпион калды.
Халыкара класслы спорт мастерлары Евгений Белов (“Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте җиңүчесе һәм призеры), Евгений Косинцев (наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең чаңгыда узышу буенча җыелма командасы әгъзасы), Алия Иксанова (хокук саклау органнары чемпионаты җиңүчесе, Россия Кубогы призеры) һәм Россиянең спорт мастеры Алексей Чеплашкин (наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең өч төр ярыш буенча чемпионы, шул ук хезмәтнең табель коралыннан ату буенча җыелма командасы әгъзасы) Идарәнең медальләр копилкасын үз бүләкләре белән тулыландырды. Бу хакта бүген наркотиклар әйләнешен котрольдә тоту Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.