Бөгелмә спортчысы кикбоксинг буенча Бөтенроссия турнирында абсолют чемпион булды

Тольяттида “Татищев кубогы” дип исемләнгән кикбоксинг буенча Бөтенроссия турниры төгәлләнде
(Бөгелмә, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Тольяттида “Татищев кубогы” дип исемләнгән кикбоксинг буенча Бөтенроссия турниры төгәлләнде. Әлеге ярышларда Бөгелмәне “Атлант” спорт клубында тәрбияләнүче Рамил Талипов тәкъдим итте.
1992-1993 елда туган малайлар арасында 48 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә ул иң яхшысы булып танылды һәм алтын медаль яулады. Рамил турнир дистанциясендә бер тапкыр да җиңелмәде. Ринг хуҗалаларына каршы ярымфинал ярышында ул беренче секундларда ук көндәшен нокаутка җибәрде.