Бөгелмә спортчылары билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирында бронза медаль яулады

Зәйдә узган билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирында Россия, Ауропа һәм дөньяның 180нән артык иң көчле көрәшчесе катнашты
(Бөгелмә, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Зәйдә узган билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирында Россия, Ауропа һәм дөньяның 180нән артык иң көчле көрәшчесе катнашты. Әлеге ярышларда Бөгелмәне 2005 һәм 2006 елларда узган дөнья чемпионатларының бронза призерлары Илмир Исхаков һәм Андрей Горохов тәкъдим итте. Бу турнирда да алар бронза медальгә лаек булды.
Егетләр Сарански, Уфа, Мамадыш һәм Карачай-Черкесиядән килгән көрәшчеләрне ике алышта да отты. Хатын-кызлар арасында икенче урынны алган Кристина Габдуллина да шундый ук нәтиҗәгә иреште.