Ютазы районында бадминтон буенча ярышлар үтте

Чара кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча мәктәп спартакиадасы кысаларында оештырылды

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Ютазы муниципаль районының Урыссудагы 3 санлы мәктәп спорт залында узган бадминтон буенча ярыш җиңүчеләренә республикка ярышларында катнашырга туры киләчәк.
Кызлар арасында беренче урынны Аделя Галиева (Акбаш мәктәбе) яулады, икенче – Татьяна Попова (Урыссудагы 2 санлы мәктәп) һәм өченче – Аделя Садыйкова (Ютазы мәктәбе). Малайлар арасында пьедесталның беренче санлы баскычына Ильяс Вилданов күтәрелде (Урыссудагы 3 санлы мәктәп), икенче – Булат Шәмсуллин (Ютазы мәктәбе) һәм өченче – Руслан Гафаров (Акбаш мәктәбе). Гомуми команда зачетында Акбаш мәктәбе лидерлык итте, икенче урында – Урыссудагы 3 санлы мәктәп һәм өченче – Ютазы мәктәбе.
Ярышлар кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча мәктәп спартакиадасы кысаларында уза, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” газетасы.