Яна Мартынова йөзү буенча “Владимир Сальников кубогы” ярышларында беренче урынны яулаган

Спортчы комплекслы йөзү буенча 400 м дистанциядә җиңүгә лаек булган

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). 20-21 декабрь көннәрендә Санкт-Петербургта Йөзү үзәгендә йөзү буенча “Владимир Сальников кубогы” халыкара ярышлары узган. 25 метрлык бассейнда уздырылучы Кубок 7 нче тапкыр үткән.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы порталында хәбәр ителгәнчә, Татарстан спортчысы Яна Мартынова йомплекслы йөзү буенча 400 метрлык дистанциядә турнирда җиңүгә лаек булган.