Татарстан шпагачылары команда ярышларында өченче урынны яулады

Татарстан фехтовальщиклары команда ярышларында өченче урынга лаек булды
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Татарстан шпагачылары командасы Кировта узган фехтование буенча Россия Кубогында өченче урынны яулады.
Регина Галиева, Дарья Пожарова, Резеда Садыйкова һәм Елена Шашарина өченче урын өчен көрәштә Мәскәү өлкәсе командасыннан өстен чыкты. Ә беренче һәм икенче урыннарга Мәскәүнең ике командасы лаек булды.