Тәнәфестән соң бүген «Ак Барс» уенын дәвам итә

Казан хоккейчыларын Мәскәүдә «Спартак» кабул итә
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Тагын бер сәгатьтән Мәскәүнең «Сокольники» спорт сараенда «Спартак» - «Ак Барс» матчы башлана. Казанлылар составында әле күптән түгел генә Мәскәү «Динамо» сыннан күчкән Алексей Бадюков та уйнаячак. «Ак Барс» ның рәсми сайты хәбәр итүенчә, матчның хөкемдарлары – Александр Антропов (Екатеринбрг), Виктор Бирин, Алексей Медведев (Мәскәү) булачак.
Ил чемпионаты кысаларында бу ике команданың 40 тапкыр очрашуы мәгълүм. Шуның 21 ендә Казан командасы, 17 сендә мәскәүлеләр бәйрәм иткән. 2 очрашу уртак исәп белән тәмамланган. Быелгы сезонда командалар 18 октябрьдә Казанда очрашкан иде инде.Ул вакытта матч мәйдан хуҗалары файдасына 3:2 исәбенә тәмамланды.
Бүгенге уен «Спорт» каналыннан турыдан-туры трансляцияләнеләчәк.