Түбән Кама кикбоксерлары – Татарстанда иң яхшылары

Түбән Кама мәгариф идарәсе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр кикбоксинг буенча республика чемпионаты призерлары арасына керде

(Түбән Кама, 23 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбәнкамалылар Бөгелмәдә узган кикбоксинг буенча республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.
Әлеге ярышларда шәһәр данын мәгариф идарәсе спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. Нәтиҗәдә, яшүсмерләр биш медаль яулады, шуларның икесе – алтын. Максим Романов һәм Игорь Лысенко иң югары бүләкләргә лаек булды.