(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). “КАМАЗ-Мастер” командасы “Africa Race” марафон ралли-рейдында катнашудан баш тартты. “Юбер Ориольне “Africa Race” ралли җитәкчелегеннән читләштерү турындагы карар белән бәйле рәвештә “КАМАЗ-Мастер” командасы бу ярышларда катнашуны мөмкин түгел дип саный”, - дип аңлатты карарны команда җитәкчесе Семен Якубов.
“Africa Race” марафон ралли-рейды “классик” “Дакар” маршруты буенча – Франциядән Сенегал башкаласына кадәр узачак. Оештыручылар уйлавынча, бу бәйге быел Көньяк Африкада узачак “рәсми” “Дакар”ны алыштырырга тиеш булган.
“Дакар”ны үткәрү белән шөгыльләнүче ASO компаниясе “Африка”ны оештыручыларны судка биргән, соңрак “КАМАЗ-Мастер” командасының дусты Ориоль үз постыннан киткән.
Нәтиҗәдә, “КАМАЗ-Мастер” экипажлары 2009 елның гыйнварында Көньяк Африкада гына стартка чыгачак.