Татарстан тхэквондочылары 2015 нче елны күтәренке рухта тәмамлый

Татарстан спортчылары яшьләр арасында Ауропа чемпионатында һәм Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). 19-22 ноябрь көннәрендә Будапешт шәһәрендә 21 яшькә кадәрге яшьләр арасында тхэквондо буенча Ауропа беренчелеге узган. Турнирда Татарстаннан бердәнбер вәкил - 67 кг-га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулаган Дарья Ищенко булган. Спортчының тренеры – С.В.Титкин 

Россия чемпионаты 16-21 ноябрьдә Сочида үткән. Татарстан җыелмасы ярышларда 5 нче гомумкоманда урынын яулаган. Җиңүгә төп өлешне түбәндәге спортчылар керткән: Елена Евлампьева – 62 кг авырлык категориясендә “алтын” (тренер – Пустовит Н.П., Казан), Булат Габделбәров 68 кг авырлык категориясендә “көмеш” (тренерлар – Габделбәров Р.М., Титкин С.В., Яр Чаллы), Александр Ряховский – 74 кг авырлык категориясендә “бронза” (тренер – Титкин С.В., Яр Чаллы); Ярослав Митрофанов – 87 кг нан югары авырлык категориясендә “бронза” (тренер – Титкин С.В., Яр Чаллы).

Лада Филиппова, Виктория Вышинская, Юлия Лебедева, Тимофей Маркин 5 нче урынны алып, Россия җыелмасы запасына эләккән, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.