news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов Россия студентлар берлегенең беренче вице-президенты итеп сайланды

Мәскәү дәүләт физкультура академиясе ректоры Сергей Сейранов янә Россия студентлар берлеге җитәкчесе итеп билгеләнде.

Рафис Борһанов Россия студентлар берлегенең беренче вице-президенты итеп сайланды

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифасын башкаручы Рафис Борһанов Россия студентлар берлегенең беренче вице-президенты итеп сайланды.

Мәскәү дәүләт физкультура академиясе ректоры Сергей Сейранов янә Россия студентлар берлеге җитәкчесе итеп билгеләнде.

Искәртеп үтәбез, сентябрь уртасында Россия спорт министры Олег Матыцин Рафис Борһановны Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләү турындагы боерыкны имзалаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100