Әлки командасы – республика бәйгесе җиңүчесе

Ярышларга билбау көрәше үсештә булган биш районнан яшь спортчылар килгән иде.

(Әлки, 23 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре") 14 октябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында 2004-2006 елларда туган кызлар-малайлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды, дип яза район газетасы.

Ярышларга билбау көрәше үсештә булган биш районнан яшь спортчылар килгән иде. Егетләр –11 төр, ә кызлар 8 төр авырлык үлчәмендә көч сынаштылар.

Районыбызның яшь көрәшчеләре Альберт Рәхмәтуллин (32 кг.), Алексей Васильев (48 кг.), Ранил Саттаров (60 кг.), Фәнзил Хәмидуллин (65 кг.) беренче урыннарны яуладылар. Ә кызларыбыз, бары ике үлчәмдә Алексеевск көрәшчеләрен алга уздырып, калганнарында үзләре батыр калдылар. Болар – Елизавета Трофимова, Диләрә Шакирова, Аэлита Дормидонтова, Лиана Бәширова, Әдилә Яруллина, Гөлзар Талалаева. Җиңүчеләрнең теренерлары – Илдар Әхмәров, Алмаз Абдуллин, Рәмзис Сәлахов, Фирияз Кәшапов.

Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.