Чүпрәле табибы бадминтон буенча Россия Федерациясе ярышларында катнашты

Табиб, травматолог-ортопед Сингх Раджеш Кумар әлеге ярышларда безнең районны яклап көч сынашты.

(Чүпрәле, 23 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Казан шәһәрендә, Европа һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге спорт чараларын үткәрү өчен махсус төзелгән бадминтон үзәгендә, бадминтон яратучылар арасында Россия Федерациясе ярышлары булып үтте, дип яза җирле басма.

Татарстан башкаласына Россиянең 25тән артык регионыннан спортның бадминтон төрен яратучылар җыелган иде. Ярышларда Санкт-Петербург, Новосибирск, Самара, Пермь шәһәрләре, Татарстан Республикасы һәм районнары ярышта катнашучы бадминтончылар саны буенча лидерлар рәтендә иделәр. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы фанат, үз эшенең чын остасы булган табиб травматолог-ортопед Сингх Раджеш Кумар әлеге ярышларда безнең районны яклап көч сынашты.

Ярышта катнашучылар җирәбә буенча, яшь категорияләре арасында төркемнәргә бүленделәр. Сингх Кумар төркемендә 120 спортчы-бадминтончы көч сынашты. Ярышларда исә яшь категорияләре буенча төрле төркемнәрдә 650дән артык спортчы катнашты. Сингх Кумар бер генә тапкыр да оттырмыйча, призлы I урынны яулады һәм РФ спорт мастеры кандидаты (КМС)квалификация категориясе таләпләрен үтәде.