news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мөселман яшьләре арасында футбол турнирында әтиләр һәм балалар уйнады

Уенда 18 ел буе уйнаучы иң өлкән команда — «Фатх» командасы җиңүче булды.

Түбән Камада мөселман яшьләре арасында футбол турнирында әтиләр һәм балалар уйнады
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада мөселман яшьләре арасында футбол буенча традицион турнир узды. Быел турнирда 13 команда катнашты. Чара 2002 елдан бирле үткәрелә һәм бу юлы бер командада —  әтиләр, икенчесендә — аларның балалары уйнады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Дуслыкны ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау — ярышның максаты шундый һәм бу максатка ирешелде, әмма спорт — спорт инде, 37 нче мәктәпнең футбол кырында үзган уенда иң көчле команда билгеләнде. Көндәшлекле көрәштә, зур тырышлык белән, 18 ел буе уйнаучы иң өлкән команда — «Фатх» командасы җиңүче булды», — диләр оештыручылар.

Бу команданың күп кенә футболчылары Казанда яши. Алар башкаладан элеккеге дуслары белән очрашып, футбол уйнау өчен махсус килгән.

Гадәттәгечә, уеннан соң һәвәскәр спортчылар кайнар пылаудан да авыз итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100