Салаватмы, әллә барсмы?

Бүген Агыйдел ярларында Уфа һәм Казан командалары катнашында хоккей баталиясе узачак
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Континенталь хоккей лигасының үзәк матчы бүген Агыйдел ярларында узачак. «Уфа Арена» да «Салават Юлаев» принципиаль көндәше «Ак Барс» ны кабул итә.
Уен гадәттәгечә бик киеренке булырга охшаган. Казанлыларның узган сезонда финалга уздырмаган Уфа командасыннан реванш алу теләге көчле булырга тиеш. Гомумән алганда, күрше республикаларның визит карточкалары булган бу ике командага үткән сезонда 7 тапкыр көч сынашырга туры килгән иде. Кызганыч, ул чакта өстенлек «Салават» ягында булды. Регуляр чемпионат барышында 3 матчта Зиннәтулла Биләлетдинов уенчылары ике тапкыр оттырып, бер тапкыр гына җиңүгә ирешә алды. Ярым финал кысаларында узган 4 очрашуның да берсе генә «Ак Барс» файдасына тәмамланды. Шул сәбәпле, «барс» ларга узган чемпионатта 4 нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Яңа сезонны ике команда да уңышлы башлады. Хәзергә «Ак Барс» 8 уеннан соң, 17 очко белән турнир таблицасында 4 нче, 16 очко җыйган «Салават Юлаев» 6 нчы урында бара. Соңгы уенда «Трактор» га оттырган Казан командасын да, кичә Татарстанның икенче командасы «Нефтехимик» ка җиңелгән «Салават Юлаев» ны да бүген бары җиңү генә канәгатьләндерә. «Ак Барс» бу этаптагы читтәге соңгы уенын җиңү белән тәмамларга, ә «Салават» үз бозында үз тамашачысы алдында кичәге җиңелү өчен реабилитацияләнергә тырышачак.
Уен Мәскәү вакыты белән 17 сәгатьтә башланып, «Спорт» каналы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк.