Казанда “2013 елгы Универсиада - йөз белән” исемле спорт бәйрәме уза

Бүген Казанда ТДГПУ студентлары арасында традицион 77нче Спартакиада уза.
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда “Черек күл” паркында ТДГПУ студентлары арасында традицион 77нче Спартакиада уза.

ТДГПУның 300дән артык студенты һәм аспиранты “2013 елгы Универсиада - йөз белән” шигаре астында көч, сәламәтлек һәм матурлык бәйрәмендә катнашачак, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

Спорт бәйрәме программасында – студентларның тантаналы линейкасы, ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдиновның сәламләве, җиңел атлетика кроссы, шулай ук шәхси зачетта җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү.