2 меңгә якын нефтехимик “Милләтләр кроссы”нда катнашты

Хезмәт коллективлары әгъзалары белән бергә стартка бүлекчә җитәкчеләре дә чыкты.
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең ике меңгә якын вәкиле “Милләтләр кроссы-2008” Бөтенроссия йөгереш көнендә катнашты, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Хезмәт коллективлары әгъзалары белән бергә стартка бүлекчә җитәкчеләре дә чыкты. Алар 2013 елда Казанда узачак Универсиада хөрмәтенә 2013 метр арага йөгерде.