Кирби Чемблисс Red Bull Air Race чемпионатында Казанда җиңүче дип табылды

Америка пилоты Дөнья чемпионатының Казан этабында “Дүртлек финалы” җиңүчесе булды.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов) . Америкалы Кирби Чемблисс Red Bull Air Race авиаузышлары Дөнья чемпионатының Казанда тарихта беренче тапкыр уздырылган Россия этабында җиңүче дип танылды.

“Дүртлек финалы”нда Чемблисс дистанциягә беренче булып чыкты һәм Казанда үзенең иң яхшы очыш вакытын күрсәтте – ул трассаны 58,378 секунд эчендә узды һәм бер генә штраф та алмады.

Ярышка икенче булып аның ватандашы Майкл Гулиан чыкты – ул да капкаларны кагыйдәләрне бозмыйча уза алды, әмма Чемблисстан 1 секундтан артык вакытка акрынрак тизлек күрсәтте.

Җиңүгә өченче дәгъва итүче - Петр Копфштейн “Дүртлек финалы”нда 6 секунд штраф вакыты алды һәм дистанцияне бары тик 1 минут 4,297 секундта уза алды.

Чемпионатның Казан этабын Канада пилоты Пит Маклауд тәмамлады. Ике көн дәвамында ул этапның иң яхшы пилоты булып танылган иде. Маклаудны җиңелүгә китергән сәбәп – ул, бер капканы үткәндә, кагыйдәне бозды һәм 2 секунд штраф вакыты алды. Соңгы чиктә бик нык тырышса да , Маклауд Чемблисска 1 секундтан кимрәк вакытка оттырды. Америка пилоты Кирби Чемблисс Red Bull Air Race чемпионатында Казанда җиңүче дип табылды.

Шулай итеп, Master категориясендәге этапта Кирби Чемблисс җиңде һәм "алтын"га ия булды, «көмеш» - канадалы Пит Маклаудта, "бронза" - америкалы Майкл Гулиамда. Казанда Challenger Кубогын китайлы Кенни Чан алды.

Red Bull Air Race "Һава узышлары" Дөнья чемпионатының  Россия этабы тарихта беренче тапкыр Казанда уздырылды. Ул 22-23 июльдә үтте.