РФ гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары: “Барска түбәтәй килешеп тора”

Казан яшүсмерләр арасында янгын сүндерү-гамәли спорт буенча беренче дөнья чемпионатына әзерләнә

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Артур Еникеев). 5-10 август көннәрендә Казан тарихта беренче тапкыр яшүсмерләр арасында янгын сүндерү-гамәли спорт буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.
Бүген Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Александр Чуприян “Хезмәт резервлары” стадионында ярышларга әзерлекнең барышы белән танышты. Ул күргәннәреннән канәгать калды. “Чемпионатны Татарстанда үткәрү турындагы карарның дөрес булуына тагын бер мәртәбә инандым. Биредә барысы да күңел биреп эшләнә. Дөрес, барска каска түгел, ә түбәтәй кидергәннәр. Әмма бу аңа килешеп кенә тора”, - диде Александр Чуприян чемпионатның талисманы турында.
Республика бюджетыннан ярышларга 47 миллион сум акча бүлеп бирелгән, аның 32 миллионы стадионны реконструкцияләүгә китәчәк. Дүрт катлы манараны төзү эшләре тулы куәтенә бара, агач күперчек әзер инде, яңа узышу сукмаклары булдырылачак, чишенү һәм душ бүлмәләренә косметик ремонт үткәреләчәк.
Чемпионатта 8 ил катнашырга теләк белдергән инде, хәзерге вакытта Чехия һәм Австрия җыелма командаларының катнашуына бәйле мәсьәлә хәл ителә. Спортчылар һәм кунакларның саны 350 кешедән артып китәчәк. Ярышлар “Хезмәт резервлары” стадионында 7-9 август көннәрендә (көн саен 10.00-17.00 сәгатьләрдә) узачак. Керү ирекле.