Америка хореографы Алина Заһитова командасын плагиатта гаепләде

Даниил Глейхенгауз чит ил коллегасыннан гафу үтенде.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Америка хореографы Джо Джо Гомез Алина Заһитова  командасын плагиатта гаепләде. Аның фикеренчә, Даниил Глейхенгауз фигуристканың күрсәтмә номерлары өчен биюне төшереп алган. Бу хакта ул Instagramда язган, дип хәбәр итә RT.Гомез фикеренчә, аның җырчы Билли Айлишның Bad Guy композициясенә куелышы урланган.«Даниил Глейхенгауз, миңа сезнең минем эштән нык илһамлануыгыз күңелле, әмма икенче тапкыр, урлау урынына, мине яллагыз һәм Япониягә билет сатып алыгыз», - дип язды хореограф.Тиздән ул, Глейхенгауз аның белән элемтәгә кереп гафу үтенде, дип тә өстәде.