Казанның полиция хезмәткәрләре АКШка китте

Алар хоккей буенча дөнья чемпионнары титулын якларга тиеш

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Узган төнне Татарстан җыелма командасы хоккей буенча полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр арасында уза торган Бөтендөнья уеннарында катнашу өчен Америка Кушма Штатларына китте. Татарстан хокук сакчыларына 2011 һәм 2013 елларда яулаган Дөнья чемпионнары титулын якларга кирәк булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр арасында уза торган Бөтендөнья уеннары ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм әлеге чарада 100 меңнән артык кеше катнаша. Уеннарның спорт программасына спортның 50гә якын төре керә, шулар арасында хоккей - төп уен төре.

Хоккей буенча Татарстан җыелма командасы “Динамо-МВД” Казан командасы уенчыларыннан тупланган. 2011 елда Казан “динамочылары” ярышларның ачык дивизионында, ягъни иң абруйлы һәм катлаулы турнирында зур уңышларга ирешә. Моңа кадәр катнашкан Россия командалары арасында бу беренче зур җиңү була. 2013 елда Татарстан башкаласы данын яклаучылар Канада һәм Америка командаларының бик көчле булуына карамастан, икенче тапкыр чемпион титулын яулады.

Команда капитаны Евгений Семенов, ярышлар ярым профессиональ дип йөртелсәләр дә, мәйданчыкта алган чыныгу иң югары дәрәҗәдәге ярышлардан бер дә калышмый, дип фикере белән уртаклашты. Уеннарда җиңү һәм Казанга өченче чемпион титулын алып кайту – команданың иң төп бурычы.

Полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр арасында уза торган Бөтендөнья уеннарының хоккей турниры 27 июньнән 3 июльгә кадәр уздырылачак.

Фотосурәт dynamo.su сайтыннан алынды.