Василий Мосин дөнья күләмендә стендка ату буенча оста спортчыларның берсе дип танылган

Стендка ату буенча Дөнья Кубогының чираттагы этабында Россия командасы беренчелекне яулаган
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Василий Мосин 15 нче июньдә Сербиянең Белград шәһәрендә старт алган Стендка ату буенча Дөнья Кубогының чираттагы этабында шәхси зачетта алтынчы урынга чыккан, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстан укчысын һинд егете Роян Содди, инглиз спортчысы Ричард Фалдс, швед Хакон Далби, венгр Роланд Геребич һәм итальянлы Дениеле Депинье уздырган.
Команда зачетында, Василий Мосин, Виталий Фокеев һәм Михаил Лейбодан торган Россия җыелма командасы беренче урынны яулый. Җиңү китергән иң күп очколарны Василий Мосин җыйган.