Уфада милли көрәш буенча Россия чемпионаты үтәчәк

Уфада милли көрәш буенча Россия чемпионаты үтәчәк

(Уфа, 23 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда милли көрәш буенча III Россия чемпионатына әзерлек эшләре тәмамланып килә. Әлеге бәйге 28 май көнне Уфадагы Спорт сараенда үтәчәк. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да барлыгы 250 дән артык көрәшче катнашыр дип көтелә.

Мәгълүм булуынча, 2002 елда Милли көрәш буенча халыкара федерациясе оештырылган иде. Шул вакыттан халыкара федерациягә дә, Россия милли көрәш федерациясенә дә Башкортстаннан чыккан татар егете Риф Гайнанов җитәкчелек итә. Бөтенроссия милли көрәш федерациясе рәсми төстә 2003 елның 18 апрелендә теркәлде һәм шуннан соң ил күләмендәге бәйгеләр оештырыла башлады. Тәүге елны бу бәйгеләр Мәскәүдә үткәрелде, ә былтыр бар илнең көрәшчеләрен Пермь шәһәре җыйган иде. Быел Уфада бу чемпионатны матур итеп үткәрү өчен җентекле әзерлек алып барылды. Хәзер инде күптән көтелгән бәйгеләргә санаулы гына көннәр калганда, бәйгене оештыручылар соңгы әзерлек мәшәкатьләре белән мәшгуль.