Миңнеханов волейбол чемпионатына әзерләнү буенча координация советы составына керде

Дөнья беренчелеге матчлары узачак шәһәрләр арасында Казан да бар.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Россиядә волейбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү буенча координация советы составына керде. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко – советның рәисе, РФ спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Президенты ярдәмчесе, РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы рәисе урынбасары Игорь Левитин урынбасарлары итеп билгеләнгән.

Координация советы составына шулай ук төбәк башлыклары, аларның урынбасарлары һәм федераль ведомство башлыклары урынбасарлары кергән. Моннан тыш, советтан алты кешене чыгарганнар. Алар арасында Россиянең элеккеге спорт министры Павел Колобков та бар.

Волейбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр 2022 елның 26 августыннан 11 сентябрьгә кадәр узачак. Турнир илнең ун шәһәрендә, шул исәптән Казанда да үтәчәк.