Түбән Кама боксчысы бронза медальгә ия булды

Түбән Кама укучысы бокс буенча бөтенроссия беренчелегенең бронза призеры булды
(Түбән Кама, 23 апрель, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама укучысы яшүсмерләр арасында бокс буенча үткәрелгән үзәк Профсоюзлар советы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады .
Ярышлар Быково шәһәрендә үтте. Анда бөтен Россиядән диярлек 100 яшүсмер катнашты. Түбән Кама яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарәнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Алексей Романов бронза медальгә ия булды. Укучы 48 кг авырлык категориясендә чыгыш ясап яхшы нәтиҗәгә иреште.