Казанда дзюдо буенча “Динамо” физкультура–спорт җәмгыяте чемпионаты старт алды

Ярышларда Россиянең 25 төбәгеннән килгән 130 спортчы катнаша
(Казан, 23 апрель, “Татар–информ”). 23 апрельдә Казанның “Батыр” спорт комплексында дзюдо буенча “Динамо” физкультура–спорт җәмгыяте чемпионаты старт алды. Ярышларда Россиянең 25 төбәгеннән килгән 130 спортчы катнаша.
Ярышларны ачу парадында Татарстан Республикасы “Динамо” физкультура–спорт җәмгыяте рәисе урынбасары, милиция полковнигы Салават Гайсин, “Динамо” физкультура–спорт җәмгыятенең дзюдо буенча баш тренеры Владимир Бурлаков, ТР Дзюдо федерациясе президенты Владимир Осипов, атказанган тренерлар һәм Халыкара класслы спорт мастерлары Фәрит һәм Рәфыйкъ Мадъяровлар, атказанган спортчылар һәм спорт ветераннары катнашты, дип хәбәр итә “Динамо” физкультура–спорт җәмгыятенең матбугат хезмәте.
Салават Гайсин һәм ТР Дзюдо федерациясе президенты Владимир Осипов чемпионатта катнашучыларга уңышлар теләде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының тынлы оркестры башкаруындагы дәүләт гимны астында Россия һәм Татарстан флаглары күтәрелде. Ярышларда катнашучылар һәм мактаулы кунаклар чәкчәктән авыз итте, аларга “Динамо” физкультура–спорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән истәлекле сувенирлар тапшырдылар.
Беренче көнне ир–егетләр 81, 90, 100 килограмм һәм аннан авыррак үлчәү категорияләрендә көч сынашачак. Чемпионат барлыгы 16 үлчәү категориясендә (хатын–кызлар – 48, 52, 57, 63, 70, 78 килограмм һәм аннан авыррак, абсолют үлчәү авырлыгы, ир–егетләр – 60, 66, 73, 81, 90, 100 килограмм һәм аннан авыррак, абсолют үлчәү авырлыгы) уза. Ярышлар өч көн дәвамында көн саен 17.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Чемпионат тәмамлангач җиңүчеләр һәм призерларга бүләкләр тапшырылачак.