Актаныш волейболчылары Рушат Гыйльмуллин исемен мәңгеләштерде

Сигез тапкыр Татарстан чемпионы рухына бер минут тынлык игълан ителде.

(Актаныш, 22 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Актанышта вакытсыз арабыздан  киткән спортчы, волейбол буенча сигез тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булып танылган Рушат Гыйльмуллин истәлегенә ир-егетләр арасында беренче ачык волейбол турниры узды.

Спортчы истәлегенә гамәлләштерелгән турнирда Актаныш, Азнакай, Бакалы командалары катнашты.

Волейбол турнирында катнашкан, уеннарны тамаша кылырга килгән һәркемне Рушатның баннердагы зур фотосурәте каршы алды. Татарстан чемпионының кабатланмас елмаюы җиңүче командалар өчен әзерләнгән медальләрдә дә чагылыш тапкан иде.

«Иртәләде, иртә китте! Әлеге турнир Рушат Рәдиф улының рухына дога булып барып ирешсен. Җиңү өчен уйнамыйбыз, иптәшебезгә хөрмәт билгесе ул бүгенге очрашу!», — дип, турнирда катнашучылар чараны Рушат Гильмуллинның рухына игълан ителгән бер минут тынлык белән башлап җибәрде.

Рушат Гыйльмуллин истәлегенә оештырылган волейбол турнирын аның әтисе Рәдиф ага да күзәтте. Ул «Батыр» спорт комплексына туганнары, якыннары белән бергәләп килгән иде.