Татарстан чаңгычысы Россия чемпионатында скиатлонда отты

Жукова 15 км араны 50 минут 18,2 секундта узган

  (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Архангельск өлкәсендә Татарстан чаңгычысы Наталья Жукова Россия чемпионатында скиатлонда отты.
Жукова 15 км араны 50 минут 18,2 секундта узды һәм беренче урынны алды. Икенче урында - Юлия Чекалева (50.47,8), өченче – Надежда Шуняева (50.50,7).