Алабуга командасы «Алтын алка» турнирында җиңүче булды

Кискен көрәштә «Лесные пчелы» командасы Новокузнецкның «НефтеХимСервис» командасын 9:3 исәбе белән җиңде.

(Алабуга, 23 февраль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга командасы «Алтын алка» турнирында җиңде. Махсус призлар белән капкачы Тимур Ризванов һәм һөҗүмче Альберт Якупов бүләкләнде.

2021 елның 15-18 февралендә Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында Олимпия чемпионы Андрей Коваленко призына «Алтын алка» VIII Бөтенроссия турниры булып узды. 

Алабуга данын «Лесные пчелы » командасы яклады. Турнирда Россия һәм Татарстан шәһәрләреннән барлыгы 6 команда катнашты. 

Кискен көрәштә «Лесные пчелы» командасы Новокузнецкның «НефтеХимСервис» командасын 9:3 исәбе белән җиңде. Алабуга командасы турнир җиңүчесе булды.