Актанышта хоккей турниры район юбилеена багышланган

Турнирда 2005 елгы спортчылар катнашачак

(Актаныш, 23 февраль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). «Лачын» боз сараенда Актанышның 310 еллыгына багышланган хоккей турниры башланды. Өч көн дәвамында барачак уеннарда иң көчле хоккей командалары билгеләнәчәк.

Әлеге турнирда Актаныш, Яр Чаллы, Уфа, Бакалы, Бөгелмәдән 2005 елгы хоккейчылары көч сынашачак.