Кукмарада прокурор, хөкемдар, Федераль иминлек идарәсе хезмәткәрләре кәшәкә сукты

Беренчелекне Кукмараның "Ветераннар" командасы алды.
(Кукмара, 23 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Кукмараның "Олимп" Боз сараенда "Йолдызлар" Кубогына хоккей турниры узды. Бәйгедә Кукмараның "Ветераннар", республика Югары судының "Фемида", Татарстан прокуратурасы, Федераль иминлек хезмәте идарәсе командалары көч сынашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.Хоккей сөючеләр Кукмара районында шактый. Бистәдә генә түгел, күп кенә авылларда да балалар, яшьләр, хәтта пенсия яшендәгеләр дә кыш буе саф һавада рәхәтләнеп кәшәкә суга."Олимп" Боз сараеның да халыктан өзелгәне юк, турнирлар вакытында аеруча җанлана ул. Кайлардан һәм кемнәр генә килми анда хоккей уйнарга...Прокурор, хөкемдар, Федераль иминлек идарәсе хезмәткәрләре дә бик матур һәм мавыктыргыч уен күрсәтеп киттеләр. Беренче урынны Кукмараның "Ветераннар" командасы алды. Икенче-өченче урыннарны "Фемида" һәм Федераль иминлек хезмәте идарәсе уенчылары бүлеште, дүртенчегә прокуратура командасы чыкты, диелә район хәбәрендә.