“Ак Барс” хоккейчылары Омскиның “Авангард” командасы белән очраша

Бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары алкалы хоккей буенча Россия чемпионатының чираттагы тур кысаларында Омскиның “Авангард” командасы белән очраша
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары алкалы хоккей буенча Россия чемпионатының чираттагы тур кысаларында Омскиның “Авангард” командасы белән очраша.
“Арена Омск” боз сараенда узачак бүгенге матч Мәскәү вакыты белән 16.00 сәгатьтә башлана. Очрашуга судьялар Александр Поляков (Мәскәү), Роман Гофман һәм Яков Моношков (икесе дә Чиләбедән) хезмәт күрсәтә.
Быелгы сезонда көндәшләр ике мәртәбә очрашты, ике матчта да “барслар” җиңелүгә дучар булды: Омскида – 2:4, Казанда 1:2 исәбенә оттырды. “Ак Барс” һәм “Авангард” очрашуларының гомуми балансы 72 матчны үз эченә ала: казанлылар активында - 35 җиңү, 15 ничья һәм 22 оттырыш (алкалар аермасы 222-176), дип хәбәр итә “Ак Барс” клубының матбугат хезмәте.
“Авангард” составында “Ак Барс”ның элеккеге алты уенчысы: капкачы Фред Брэтуэйт, сакчылар Сергей Климентьев, Денис Денисов һәм Антон Бабчук, һөҗүмчеләр Алексей Тертышный һәм Александр Головин чыгыш ясый. Үз чиратында, “барслар” составында “Авангард”ның элеккеге хоккейчысы Никита Алексеев уйный.
Хәзерге вакытта “Ак Барс” һәм “Авангард” Россия чемпионаты турнир таблицасының 6 һәм 9нчы урыннарын били.