Бу атнада Казан тимераякта фигуралы шуу буенча Россия чемпионатын кабул итә

Ярышлар Спорт сараенда 25-28 декабрь көннәрендә узачак
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Казан янәдән тимераякта фигуралы шуу буенча Россия чемпионатын кабул итә. Турнир бу атнада, 25-28 декабрь көннәрендә, Спорт сараенда узачак. Татарстан башкаласындагы бу ярышлар бер үк вакытта киләсе елның гыйнварында Хельсинкида үтәчәк Ауропа чемпионатына сайлап алу этабы да булып тора.
Фигуралы шуу буенча ил җыелма командасының төп составына кергән уенчылардан Россия чемпионатында Сергей Воронов, Андрей Грязев, Константин Меньшов, Александр Успенский, Александра Иевлиева һәм Арина Мартынова чыгыш ясаячак. Индивидуаль программада барлыгы 34 фигурист чыгыш ясар дип көтелә. Алар арасында Казан спортчысы Евгения Тарасова да бар.
Спорт парлары арасында Юка Кавагути һәм Александр Смирнов, Мария Мухоторова һәм Максим Траньковны һ.б. күрергә мөмкин булачак. Бозда биюләр программасында Казан тамашачысы ил җыелма командасы лидерлары Оксана Домнина һәм Максим Шабалин, Яна Хохлова һәм Сергей Новицкий, Наталья Михайлова һәм Аркадий Сергеевны күрә алачак.
Ярышларны 25 декабрьдә көндезге сәгать өчтә мәҗбүри бию дисциплинасы белән бозда биюче парлар ачып җибәрә. Россия чемпионатының тантаналы ачылышы шул ук көнне 16 сәгать 15 минутта башлана. Аннан соң хатын-кыз фигуристлар кыска программада үз осталыкларын күрсәтәчәк. Кичке сигезенче яртыда ир-егетләр кыска программаларын тәкьдим итә. Хатын-кызларның ирекле програмасын, спорт парлырының кыска программасын һәм биюче парларның оригиналь биюләрен 26 декабрьдә күреп булачак. 27 декабрьдә ир-егетләр, спорт парлары һәм биюче парлар ирекле программаларын тәкъдим итә. Россия чемпионатының җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы һәм күрсәтмә чыгышлар 28 декабрьгә планлаштырылган.