«Ак Барс» тагын бер спортчы белән тулыланырга мөмкин

Бу юлы Казан клубына Милли хоккей лигасы уенчысы килү ихтималы зур
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). «Баффало Сейбрз» (НХЛ) командасы һөҗүмчесе Максим Афиногенов якын арада карьерасын Россиядә дәвам итәргә мөмкин. «Спорт-экспресс» басмасы хәбәрләренә караганда, спортчының Казанның «Ак Барс» командасы составын тулыландыру ихтималы зур.
29 яшьлек Максим Афиногенов Мәскәү «Динамо» сы шәкерте. Милли хоккей лигасына (НХЛ) 1999 елдан бирле чыгыш ясый. 2004/2005 елгы локаут чорында ул туган клубына кайтып чыгыш ясаган иде. Быел спортчы Россия җыелма командасы составында дөнья чемпионы исемен яулады.
.