Казанның “Синтез” ватерполчылары Черногориянең “Ядран” командасы белән очраша

Казанның “Синтез” ватерполчылары Черногориянең “Ядран” командасы белән очраша

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Оргсинтез” бассейнында “Синтез” ватерполчылары Ауропаның төп клуб турниры – Евролиганың төркем этабында өченче матчын үткәрә. Владимир Захаров уенчылары А төркеменең аутсайдеры – Черногориянең “Ядран” командасын кабул итәчәк.

Ике очрашудан соң “Синез” командасы төркемдә өченче урынны били, аның активында бер очко бар. Плей-оффка дүрт команданың бары тик икесе генә чыга. Чирек финалга үтү өчен Казан ватерполчыларына төркем этабының әлеге һәм киләсе өч матчында җиңәргә кирәк.

Спортның су төрләре буенча Ауропа федерациясенең техник комитеты “Синтез” – “Ядран” матчында грек Никас Ставрополус һәм төрек Эрзан Әхмәт Тулгуны кыр судьялары итеп билгеләде. Матчның делегаты – серб Деян Перишич. Очрашу 18.00 сәгатьтә башлана.